top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

БДИ ның төп дулкынында 1026 эш юкка чыгарылган-Россия мәгариф күзәтчелеге хезмәте

Хәзер тәртип бозган укучылар киләсе җәйдә генә имтихан тапшырып, мәктәп аттестатын ала алачак

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ»). Быел БДИ тапшыруның төп дулкынында 1026 эш юкка чыгарылган. Бу хакта Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәтендә матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр. Аерым алганда, 9 нчы июньдәге тарихтан, биологиядән һәм информатикадан бердәм дәүләт имтиханнарында 228 эш юкка чыгарылган, диде журналистларга Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте җитәкчесе ярдәмчесе Сергей Шатунов.

“Белешмә материаллар булганга, 65 эш, кәрәзле телефоннар алып кергән өчен 163 эш кабул ителмәде”, - диде Шатунов.

Шулай ук рус теленнән имтиханда 344, математикадан 139 эш тикшерелмәгән. Хәзер тәртип бозган укучылар киләсе җәйдә генә имтихан тапшырып, мәктәп аттестатын ала алачак, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС. >>Татар-информ>>

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page