top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

Математика елына йомгак ясалды

Бүген Казанның “Корстон” комплексында Математика елына йомгак ясалды.

Әлеге чарада Мөслим районыннан РОО методисты Бадретдинова Марина Ранасовна җитәкчелегендә бер төркем укытучылардан торган делегация катнашты. Тантанага математика елы кысаларында оештырылган математика укытучыларының Икенче дистанцион олимпиадасы призерлары буларак математика укытучылары Мөслим гимназиясеннән Муртазина Солтания Махмудовна, Асылгараева Глүсә Әсхәтовна, Заялова Лира Нурфаязовна, Әмәкәй урта мәктәбеннән Мурзина Силүзә Нәҗиповна, Тат.Бүләр урта мәктәбеннән Набиуллин Мөнир Расимович, Вәрәшбаш төп мәктәбеннән Шаймухаметов Илдар Фарсович, башлангыч класс укытучылары Мөслим гимназиясеннән Гумерова Алсу Рауиловна,Муртазина Ләйсән Габбасовна, лицейдан Хабибуллина Эльвира Ринатовна һәм “Иң яхшы методик эшкәртмә” республика конкурсы призерлары Түбән Табын урта мәктәбеннән Зарипов Рафаэль Зиннурович, Метрәй төп мәктәбеннән Фәхретдинова Дилбәр Нәкыйфовна, Михайловка урта мәктәбеннән Светлякова Галина Викторовна чакырылган иде.

Тантанада үз эшенең чын осталары – математика, алгебра, геометрия укытучылары бүләкләнде

(Казан, 25 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Корстон” комплексында Математика елына йомгак ясалды. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

Министр тантанага җыелган барлык мөгаллимнәрне 2013-2014 нче уку елы уңышлы тәмамлану, Бердәм дәүләт имтиханнары хәвеф-хәтәрсез, имин генә тапшырылу белән тәбрик итте. “Безнең өчен бу бик әһәмиятле чара. Математика – барлык фәннәр патшабикәсе. Бер ел эчендә генә барлык бурычларны хәл итеп бетереп булмый, шуңа күрә, алга таба да, һәрдаим, бу юнәлештә эшне дәвам иттерәчәкбез”, - дип белдерде Энгель Фәттахов. Ул быел тәүге тапкыр 4-5 нче сыйныфлар арасында математика фәне буенча олимпиада уздырыла башлавын билгеләп үтте.

Министр республиканың мәгариф системасында яхшы матди-техник база төзелүен ассызыклап узды. “Безгә математка, физика кебек төгәл фәннәр буенча яхшы укытучылар кирәк. Бу мәсьәлә Россия Президенты Владимир Путин дәрәҗәсендә күтәрелде. Республикада машина төзелеше тармагы киң үсеш алган, шулай булгач, безгә проектлаучылар, конструкторлар кирәк. Педагогик кадрлар әзерләү, укытучыларның квалификациясен күтәрү, яңадан әзерләү төп бурыч булырга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте Энгель Фәттахов тантанада катнашучыларга. Сүз уңаеннан, ул Татарстанда 3 меңнән артык математика укытучысы эшләвен хәбәр итте.

Министр кайбер фәннәр буенча БДИ нәтиҗәләренә күз салды. Аның әйтүенчә, узган елда математика буенча уртача балл 57 булса, быел ул – 48. Рус теле буенча былтыр уртача балл 67 не тәшкил иткән, быел – 66. Физика буенча уртача балл быел 47, җәмгыять белеме буенча 62 булган. Энгель Фәттахов былтыр бу күрсәткечләрнең югарырак булуын искәртеп узды. Хәер, уңай якка үзгәрешләр дә юк түгел. Быел Бердәм дәүләт имтиханнарын уздыру чорында нибары 4 хилафлык теркәлгән, узган елда ул хәтта 64 булган. Министр математика буенча 4 укучының 100 балл җыйганын, рус теле буенча 69 укучының 100 баллга тәңгәл нәтиҗә күрсәтүен хәбәр итте. “Әйтергә кирәк, быел ата-аналардан да шикаятьләр азрак булды”, - дип белдерде Энгель Фәттахов.

Министр БДИ буенча югары нәтиҗәләр теркәлгән мәктәп директорларына рәхмәтен җиткерде. “Бу бик саллы хезмәт, моның өчен көне-төне эшләргә кирәк”, - диде ул.

Энгель Фәттахов Көньяк Африка Республикасында математика буенча халыкара олимпиадада катнашу өчен Россия Федерациясенең җыелма командасына кертелгән укучыларны мактап телгә алды. Алар - Казанның 122 нче гимназиясендә белем алучы Никита Чернега һәм Алексей Волостнов. “Бу зур казаныш дип саныйм”, - диде бу уңайдан Э. Фәттахов.

Алга таба бәйрәм дулкынландыргыч бүләкләү мизгелләре белән дәвам итте.

“Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән математика буенча БДИ да 100 балл җыйган укучыларны әзерләгән укытучылар бүләкләнде. Алар - Бөгелмә шәһәренең 2 нче санлы лицее математика укытучысы Татьяна Журавлева, Яр Чаллының 78 нче санлы лицее математика укытучысы Елена Малыкина һәм Казан шәһәре Вахитов районының 131 нче лицееның математика укытычысы Рәйсә Сабирова. Алга таба “Мәгариф” өстенлекле илкүләм проектының конкурс нигезендә сайлап алу лауреатлары булган математика укытучылары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән бүләкләнде. Математика белеме үсешенә керткән өлеше һәм Математика елы чараларында актив катнашканы өчен Тукай, Бөгелмә, Арча, Саба муниципаль берәмлекләренә, Яр Чаллы һәм Казанга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары һәм математика кабинетларына сертификатлар тапшырылды. Шундый ук сертификатларга математика буенча иң яхшы гомуми белем бирү учаклары директорлары лаек булды. 2014 нче елда математикадан Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре буенча лидерлар шулай ук математика кабинетларына сертификатлар белән бүләкләнде. Математика буенча предмет комиссиясе рәисенә һәм экспертларга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Җиңүчеләрне шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Мәгарифне үстерү институты ректоры Равил Хәмитов котлады.

Югарыда телгә алынганча, быелгы уку елында 4-7 нче сыйныф укучылары арасында да математика буенча олимпиада үткәрелгән. Әлеге ярышларның призерларын һәм җиңүчеләрен әзерләгән укытучылар, укытуның яңа, нәтиҗәле алымнарын эшкә җиккән укытучылар, математика дәресләрендә методик эшләнмәләр республика конкурсы призерлары да игътибарсыз калмады. Алар 10 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде.

Шуны билгеләп узарга кирәк: Татарстанда укучылар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә олимпаиадалар уздыру буенча уникаль традиция туган. Быел 2 меңгә якын башлангыч мәктәп һәм математика укыучысы математика, логика, алгебра, геометрия кебек фәннәрнең иң яхшы белгечләре исеменә дәгъва кылу буенча көч сынашкан. Башлангыч мәктәп укытучыларының икенче дистанцион олимпиадасы җиңүчеләре булган укытучыларга, математика һәм логика, алгебра, геометрия фәннәре буенча икенче дистанцион олимпиада җиңүчеләренә дипломнар һәм 10 мең сумга сертификатлар тапшырылды. “Ел укытучысы” конкурсы лауреатлары – математика укытучылары 10 ар мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнде.(“Татар Информ”)

Тантанадан фоторепортажны Фотоальбом битеннән карарга мөмкин

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page