top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ нәтиҗәләре, үткән ел белән чагыштырганда, начаррак, шу

Бөтенроссия баллары белән чагыштырганда, Татарстан укучыларының нәтиҗәләре 2-11 баллга югарырак

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Юлия Ревина). Агымдагы елда Татарстан укучылары БДИны, үткән ел белән чагыштырганда, начаррак тапшырган. Моңа карамастан, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында алынган нәтиҗәләрдән канәгать. Бу хакта кичә ТР Хөкүмәте Йортындагы брифингта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.

“Без Татарстан укучыларының БДИ нәтиҗәләреннән канәгать. Агымдагы елда Татарстанда имтиханның уртача баллы 2013 нче ел күрсәткечләреннән түбәнрәк, бу француз теленә (70,8-76,3 балл) һәм географиягә кагылмый (62-64,4 балл). Физикадан (59-47,7), инглиз теленнән (81,1-66), тарихтан (62,5-50,1) һәм химиядән (75-62,5) балларның түбәнәюе билгеләнде. Ләкин, бөтен Россия күрсәткечләре белән чагыштырганда, республика күрсәткече, рус әдәбиятыннан тыш, барлык фәннәр буенча югарырак”, - дип белдерде ул.

Бөтенроссия баллары белән чагыштырганда, Татарстан укучыларының нәтиҗәләре 2-11 баллга югарырак.

“Сайлап алынган фәннәр буенча минималь баллны җыя алмаган БДИ тапшыручылар, үткән ел белән чагыштырганда, артты: физика (14,2 процент), тарих (11,1 процент), информатика (4,3 процент) һәм рус әдәбияты (4 процент). Бөтенроссия күрсәткечләре белән чагыштырганда, минималь балл җыймаган Татарстан укучылары әз. Үткән елга караганда, имтиханны тапшырмау сәбәпле аттестат алмаган укучыларның өлеше 0,2 процентка артты һәм 0,75 процент, яки көндезге мәктәптә белем алган 145 укучыны тәшкил итте”, - дип хәбәр итте министр урынбасары.

Поминов сүзләренчә, агымдагы елда 11 нче сыйныф тәмамлаучы 19 мең 585 укучының 19 мең 214е имтиханны БДИ формасында тапшырган. Республикада 101 кабул итү пункты эшләгән.("Татар-информ")

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page