top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

"Иң яхшы математика кабинеты" муниципаль смотр-конкурсы нәтиҗәләре

Математика – фәннәр патшасы. Мәктәптә укытыла торган фәннәрнең иң катлаулысы булуы белән бергә, баланың башка фәннәрне үзләштерүендә һәм сәләтләре ачылуда хәлиткеч көчкә ия булганы өчен шулай әйтелгәндер ул. Математика серләренә яхшы төшенгән баланы фәннәр дөньясының һәр сукмагы белем иленең киң, якты юлларына алып чыгуына шик юк. Һәръяклап фикер йөртә белүче, конкурентлыкка сәләтле, һәр өлкәдә компетентлы шәхес тәрбияләү, әлбәттә, математик, логик фикерләү сәләтеннән башка була алмый. Мәктәпләрдә укучыларга математикадан сыйфатлы белем бирү районыбыз һәм республикабыз мәгарифенең игьтибар үзәгендә. Шуңа да 2013-2014 нче уку елы Татарстанда математика елы буларак билгеләп үтелде. Математика елы кысаларында күп төрле чаралар, олимпиадалар, бәйгеләр үткәрелде. Районыбыз математика укытучылары һәм укучылар да бу чаралардан читтә калмады. Математика фәне буенча “Россия эрудиты” бәйгесендә, күп төрле Интернет конкурсларда, фәнни практик конференцияләрдә укучыларыбыз җиңүләр яулады, лауреат исеменә лаек булдылар. “Ел укытучысы-2014” район конкурсында математика укытучылары автив катнаштылар һәм республикада район данын яклап уңышлы чыгыш ясадылар. Татарстан Республикасы математика укытучыларының Икенче дистанцион олимпиадасында катнашып алты укытучы, республика күләмендә методик эшкәртмәләр бәйгесендә өч укытучы призлы урынга лаек булдылар һәм Казан шәһәрендә математика елын йомгаклау тантанасында катнаштылар. Тантанага баруны оештырган мәгариф бүлегенә, җитәкчебез Марина Ранасовна Бәдретдиновага һәрберебез рәхмәтле булдык.

Математика елы уңаеннан район мәгариф бүлеге “Иң яхшы математика кабинеты” конкурсы оештырды. Бу конкурста районның барлык мәктәпләренең математика кабинетлары катнашты. Конкурс кысаларында математика кабинетларын җиһазлау, ремонтлау буенча һәркайда күләмле генә эшләр эшләнде. Безнең Әмәкәй урта мәктәбендә дә математика кабинетында яңа уку елы алдыннан күп эшләр башкарылды. Кабинет стеналары интерьер буявы белән буялып матур төс алды, мебельләр, тәрәзәләр, ишек яңартылды һәм буялды. Таратма дидактик материаллар, күргәзмә әсбаплар яңартылып, аларны дәресләрдә куллану өчен җайланма ясалды,стендлар яңартылды,укытучының иҗат лабораториясе баетылды. Кабинетта өр-яңа укытучы өстәле, сызым инструментларын стенага элү өчен җайланган мебель булдырылды.Тәрәзәләргә яңа челтәрләр алынды. Барлык ремонт-бизәү эшләрен оештыру һәм башкаруда мәктәп директоры Мубараков Илдар Мәгъфүрҗан улының, укытучы Әхмәтов Рамил Әбүзәр улының өлеше зур булды. Шулай ук “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясенә моңа кадәр дә бик теләп кушылган, авылыбызда мебель ясау остасы булып танылган Шәрипов Мияссәр Мирхаҗиян улы шактый гына күләмдә спонсорлык ярдәме күрсәтте. Шундый бердәм көч белән башкарылган эшебезнең нәтиҗәсе дә куанычлы булды. “Иң яхшы математика кабинеты” муниципаль смотр-конкурсында мәктәпнең математика кабинеты комиссия тарафыннан яхшы бәя алды һәм икенче урынга лаек булды. Кабинет мөдире буларак, югарыда исеме телгә алынган һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Киләчәктә дә мәктәп, авыл халкы, ата-аналар бердәм булып, ярдәмләшеп, көчебездән килгәнчә киләчәк буын файдасына, укучыларыбыз сыйфатлы белем алсын, тәрбияле булсын, мәктәбебез яңарсын, яшәсен өчен тырышып, ихлас хезмәт итик дигән теләктә калам. Яңа уку елында һәммәбезгә яңа уңышлар, сәламәтлек юлдаш булсын.

Силүзә Мурзина.

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page