top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

Мөслим районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе

Бүген Мөслим районы Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният йортында мәгариф хезмәткәрләрнең "Яңа белем бирү сыйфаты: ихтыяҗлар,бәяләр, ирешү юллары" дигән темага август киңәшмәсе үтте.Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвапович Фәттахов, муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Рамил Хәмзович Муллин,район мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, укытучылар, класс җитәкчеләре, балалар бакчалары мөдирләре катнашты.Киңәшмәнең беренче өлешендә лаеклы ялга чыгучы мәгариф хезмәткәрләрен, яшь белгечләрне, республика олимпиадалары призеры булган укучыларны һәм аларның укытучыларын бүләкләү тантанасы булды.Киңәшмәнең икенче пленар өлешендә "Белем сыйфаты һәрвакыт актуаль" дигән темага мәгариф идарәсе җитәкчесе Ларис Хамбалович Бариев,Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвапович Фәттахов, муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Рамил Хәмзович Муллин,балигъ булмаган балалар эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Рушат Җәүдәтович Солтановларның чыгышы тыңланды. Соңыннан мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешкән мәгариф хезмәткәрләре бүләкләнде, киңәшмәнең резолюциясе кабул ителде.

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page