top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

Мәктәптә Белем бәйрәме

Җәйге каникуллар күңелле хатирәләре белән артта калды.Кыңгыраулар чыңы балаларны кабат дәресләргә чакыра. Мәктәбебездә 1 сентябрь көнне Белем бәйрәме булды. Быел мәктәпкә 5 бала беренче сыйныфка укырга керде,ә Татарстан Республикасында 39 958 бала беренче сыйныфка бара.

Бәйрәм тантанасыннан соң тәрбия сәгатьләре үтте.Бу уку елында тәрбия сәгатьләре Беренче Бөтендөнья сугышының 100 еллыгына багышланды.Тәрбия дәресләрендә әлеге темага багышланган видеодәресләр, презентацияләр кулланылды.

Автор:Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page