top of page
  • Facebook Basic Square
  • Twitter Basic Square
  • Google+ Basic Square

Дәреслекләр электрон булачак

Белем бирү учреждениеләре әледән-әле нинди дә булса яңалыкны үз җилкәсендә сынап, аны тормышка ашыруда катнаша. Быел, әйтик, республикабызның бер төркем мәктәпләре электрон китапларны сынауда катнашачак.

Соңгы елларда мәгариф өлкәсе саллы үзгәрешләр кичерде инде.Укыту системасына электрон технологияләр дә ныклап үтеп керде.Электрон журнал, көндәлекләр, компьютер класслары,һәр укытучыга бирелгән ноутбуклар, интерактив җиһазлар, DBD уйнаткычлар, проекторлар белем бирүнең алшарты булды. Укытучыларның ноутбуклардан файдалануын тагын да нәтиҗәлерәк итү өчен республикабызның күп кенә оешмаларында wi-fi технологиясе буенча көйләнгән чыбыксыз интернет та урнаштырылды.

Замана кушкан инновацияләрне мәгарифтә кулланмыйча берничек тә мөмкин түгел шул.Һәм якын киләчәктә кәгазь дәреслекләр дә тарихта гына калачак.2011-2012 нче уку елында Россиянең бер төркем белем бирү учреждениеләрендә тәҗрибә рәвешендә кәгазь китаплар урынына нетбуклар һәм букридерлар (электрон китаплар) кулланыла башлаган иде инде.Быел Татарстанның 52 мәктәбе 5 нче класс өчен “Биология” һәм 8 нче класс өчен “Химия” мультимедиа дәреслекләрен сынап караячак.Уку елының икенче яртыеллыгына исә башка фәннәр буенча да электрон форматтагы дәреслекләр әзер булачак.

Татарстанның 5 мәктәбендә 2 фән буенча электрон дәреслекләрдән укытучылар да,укучылар да файдалана алачак. Буа һәм Мамадышның 2 санлы лицее,Казанның 102 санлы гимназиясе, Чаллының 56 санлы һәм Әлмәтнең 16 санлы мәктәпләрендә моның өчен бар техник мөмкинлекләр дә бар. Биредә 1 укучыга бер компьютер туры килә. Ә менә электрон дәреслекләрне свнауда катнашкан республикабызның башка 47 мәктәбендә җиһазлар тулы күләмдә җитәрлек түгел. Шуңа да аларда электрон китаплар укытучы ноутбугына гына урнаштырылган.

Электрон дәреслек кәгазь дәреслекнең PDF версиясе генә булып калмыйчаалар балаларны серле мультимедиа сәяхәткә алып керергә тиеш бит. Алар ярдәмендә белем алу процессын балалар өчен мавыктыргыч итүгә зур мөмкинлекләр ачыла.

Чыганак: intertat.ru

Сайт авторы:

Мурзина Силүзә Нәҗип кызы

Мин гап-гади авыл                  укытучысы,

Байлыгым юк,юк шул                даным да.

Балаларга белем өләшәм                      мин,

Рәхәт табам шуннан                                    җаныма. 

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдуллина Ф.И.шигыре

Бүлекләр

Матбугат-инфо

bottom of page